«Көмеш гасыр тавышы: Анна Ахматова»: музыкаль-шигъри сәгать (16+)

29 март көнне 3 нче санлы китапханәдә «Көмеш гасыр тавышы: Анна Ахматова» дигән музыкаль-шигъри сәгать үтте. Анда Чаллы медицина көллияте студентлары катнашты. 

ГОЛОС
20230329_161857
DSC02314

Чара барышында балалар Анна Андреевна Ахматованың тормыш юлы һәм иҗаты, аның фаҗигале, гади булмаган язмышы, күренекле шигъри шедеврлары белән танышты. Анна Ахматова күп тормыш сынаулары үтә, әмма гомере буена күп буыннар хисләренә аваздаш булган шигырьләр язарга мөмкинлек биргән күңел ялкынын саклап килә. Аны «Көмеш гасыр патшабикәсе» һәм «Пушкинның бөек дәвамчысы» дип йөрткәннәр.

Шулай ук чарада катнашучылар Ахматова иҗатының төрле чорларына багышланган тәнкыйть мәкаләләреннән өзекләр белән танышты. Замандашларының истәлекләре, фотолар күрсәтү XX гасыр рухына кереп чумарга мөмкинлек бирде.

Чарада Аннаның авыр тормышын һәм күпкырлы иҗат юлын чагылдыручы шигырьләр яңгырады. Зур вакыт аралыгын үтеп, аның шигырьләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Музыкаль-шигъри сәгатьне А. Вертинский, Е. Камбурова, А. Упоровлар башкаруындагы җырлар һәм романслар бизәде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: